РАЕХ рейтинг агентлыгы ел саен белем бирүнең оптималь сыйфатын тәэмин итүче иң дәрәҗәле уку йортлары билгели. Рейтингны формалаштыручы принцип бик катлаулы һәм җентекле. Мәктәп һәр укучының уңышлары өчен баллар ала. Мәгълүматлар туплана, махсус коэффициентларга тапкырлана.
Быел республиканың иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегенә табигый-фәнни һәм инженер-техник юнәлешләр буенча Яр Чаллының өч мәктәбе керде: 26 нчы һәм 77 нче гимназия, 78 нче лицей.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 июнь 2021, 08:00