Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үткән ялларда рәсми рәвештә пляж волейболы сезонын тантаналы ачып җибәрделәр. Г.Тукай исемендәге яр буе пляжында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир оештырылды. Турнирда Казан, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Мамадыш, Менделеевск, Пермь, Йошкар-Ола, Ижау һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 25 ир-ат һәм 15 хатын-кызлар командалары көч сынашты. Ике тәүлек эчендә 5 волейбол мәйданчыгында 121 уен уздырылды. 

Нәтиҗәдә, 3 нче урынны «Староградские Пивоварни» (Алабуга), 2 нче урынны «Спарта» (Яр Чаллы) командалары алды. Беренче урынны Чаллының «Олимпик» командасы яулады. 

Хатын-кызлар арасында өченче урынны «Наггетсы» (Казан), икенче урынны «Удача» (Менделеевск/Ижевск) командасы алды. Беренче урынны «Рофл» (Әлмәт) командасы яулады. Җиңүче командалар һәм уен призерлары кубоклар, медальләр, диплом, спорт кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде. 

Дүшәмбе, 7 июнь 2021, 17:19