«Җиңү» мәдәният һәм ял паркында кышны озату һәм язны каршылау бәйрәме узды. «Масленицаны озату» театральләштерелгән тамаша һәм әйлән-бәйлән белән бәйрәм кунакларын «КАМАЗ» мәдәният сарае, Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае һәм 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе солистлары һәм иҗат коллективлары каршы алды.
Шәһәр халкы һәм кунаклары Азатлык мәйданына да җыелдылар, анда бәйрәм күңел ачулары дәвам итте. Җыелучыларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Салахов котлады. «Кызыл тау» мәдәният үзәге, Халыклар дуслыгы йорты, 13 балалар сәнгать мәктәбе артистлары һәм иҗат коллективлары бәйрәм кәефен тудырды. Барлык теләүчеләр өчен коймак, чәй белән сәүдә павильоннары, уен һәм спорт мәйданчыклары эшләде, тамашачылар атлар һәм пониларда әйләнә алдылар. Халык күңел ачу карачкы яндыру һәм «Европа Плюс» радиостанциясеннән дискотека белән тәмамланды.
Комсомол районында ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында "Киң Масленица" бәйрәме узды. Бәйрәмне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде һәм тамашачыларга күтәренке кәеф теләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 14 март 2021, 13:58