Автокаланың Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре – Анна Михайловна Бустерякова, Борис Михайлович Кириллов, Фәрия Фазылҗан кызы Фазылҗанова юбилейларын билгеләп үтәләр. Юбилярлар Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар алдылар.
Кирилл Михайловичка 90 яшь тулды. Ул Аксубай районының Кәрәмәт авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1946-1952 елларда Фрунзен хәрби авиация училищесында укый. 1952 елдан башлап. пенсиягә чыкканчы Борис Михайлович Бишкек шәһәрендә Совет Армиясе сафларында, майор званиесендә, батальон авиаэскадрилья командиры вазыйфасында хезмәт итә. 1990 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына килә. Борис Михайлович дүрт бала тәрбияләп үстергән. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Фәрия Фазылҗан кызына 90 яшь тулды. Юбиляр Чакмагыш районының Таскаклы авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1947 елда Фәрия Фазылҗан кызы гаиләсе белән Үзбәкстанга китә, анда Бохара медицина училищесын тәмамлый һәм 23 ел фельдшер булып эшли. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына кайта. Пенсиягә чыкканчы, ветеран КАМАЗ да хезмәт куя. Фәрия Фазылҗан кызы ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 14 февраль 2019, 11:42