“27 комплекс” территориаль җәмәгать үзидарәсе этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык ясау өчен президент гранты отты. Мәйданчык 1 июльгә кадәр ачылырга тиеш. Хәзер җиһазлар китертү һәм эшләрне башкару өчен подрядчикларны билгеләү бара. Мәйданчык Орган залы һәм Олимпия бассейны аралыгында булачак. Эт хуҗалары бу урынны инде этләрен өйрәтү максатларында күптән файдаланса да, табигый хәҗәтләрен үтәү урыннары биредә каралмаган иде. Президент гранты кысаларында территориядә койма урнаштырылачак, өстәмә яктырту, дрессировка өчен махсус җайланмалар, һәм иң мөһиме, дог-бокслар (фекалийлар өчен гигиеник пакетикларны җыю һәм юк итү урыннары) урнаштырылачак.
“Кеше – этнең дусты” дип аталган әлеге проект өчен Чаллы активистлары 480 мең сум акча алган. Бу - әлегә шәһәрдәге беренче һәм бердәнбер шундый махсуслаштырылган мәйданчык.
http://shahrichalli.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 9 гыйнвар 2018, 16:48