Мы в социальных сетях

28 майда Кама балалар медицина үзәгендә «Эпидемиягә каршы чараларны оештыруга заманча якын килү» темасына беренче республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда Казан, Яр Чаллы шәһәрләре һәм барлык Кама аръягы регионының дәвалау учреждениеләреннән эпидемиолог-табиблар җыелды.

«Россия Федерациясендә йогышлы авыруларның төп аспектлары турында» гы доклад белән Казан дәүләт медицина академиясенең эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган табибы Владимир Трифонов чыгыш ясады. Анда шулай ук дәвалау-профилактика учреждениеләренең һавасын һәм клинингын зарарсызландыруның заманча алымнарын кертү мәсьәләләре каралды.

Кама балалар медицина үзәгенең эпидемиология хезмәте хезмәткәрләре учреждениедә кулланыла торган заманча зарарсызландыру җиһазын: «STERADD» стерилизаторын һәм «Альфа» күчмә импульс ксенон Уф-җайланмасын эшләтеп күрсәттеләр. Конференциядә катнашучыларга заманча дезинфекцияләү чаралары да күрсәтелде.

Конференция Перинаталь үзәк һәм Кама балалар медицина үзәгенең балалар хастаханәсе буенча экскурсия белән тәмамланды.


Понедельник, 24 октября 2016, 13:28