Мы в социальных сетях

Табигый юл белән күчә торган сезонлы авырулар арасында иң актуаль саналганнары – талпан энцефалиты һәм бөер синдромлы геморрагик бизгәк авырулары.

Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасын зарарлаучы каты йогышлы авыру. Аның инкубацион (яшерен) чоры еш кына 10-14 көнгә сузыла һәм авыру 60 көнгә кадәр җитә. Авыру кискен башлана, өшетә, көчле баш авырту, күңел болгану, косу күзәтелә, температура кисәк 38-39 градуска күтәрелә. Аеруча муен, җилкә, арканың күкрәк, бил өлеше һәм аяк-кул мускуллары авырта.

Бу авыруны яшенә һәм җенесенә карамастан теләсә кем йоктырырга мөмкин. Хезмәт эшчәнлеге урманда эшләү белән бәйле кешеләргә аеруча куркыныч яный. Шәһәр кешеләре авыруны шәһәр янындагы урманнарда, урман паркларында, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларында йоктырырга мөмкиннәр.

Талпан энцефалиты авыруын кисәтү өчен түбәндәге куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк:

- Табигатькә чыгарга яратучыларның киеме талпаннар керүдән сакларлык булырга тиеш. Күлмәк, куртка якалары һәм манжетлары ябылырлык эләктерелгән, күлмәк чалбарга кыстырылган, чалбар балагы оекбашка һәм аяк киеменә кертелгән булырга тиеш. Баш киеме кию дә мәҗбүри.

- Талпаннардан саклану өчен аларны куркыта торган препаратлар кулланырга кирәк. Кулланыр алдыннан ул препаратларның инструкцияләре белән яхшылап танышу мөһим.

- Талпаннарның активлыгы арту сезонында табигатьтә булган һәр кеше әледән-әле үз киемен һәм тәнен карап тикшереп торырга тиеш. Талпан кадалган очракта аны марляга уралган пинцет яки бармаклар белән эләктерәләр һәм җиңелчә селкеткәләп тартып алалар. Алдан талпанны үсемлек мае белән майларга мөмкин. Бу талпанның сулыш юлын каплауга китерә һәм ул кадалган урыннан котылырга омтылачак. Талпан кадалган урынны йод белән эшкәртергә һәм дәвалау-профилактика учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Талпан энцефалитын экстрен рәвештә профилактикалауда талпанга каршы иммуноглобулин кулланыла. Ул талпан кадалганнан соңгы беренче дүрт көндә мускулга инъекция белән керткәндә нәтиҗәле була. Шуңа күрә кешенең энцефалит белән зарарланганмы, юкмы икәнен белер өчен кешедән алынган талпанны тикшерергә кирәк. Эндемик районнарда эшләүчеләргә, шулай ук барлык теләге булган кешеләргә талпан энцефалитына каршы профилактик прививкалар ясатырга кирәк.

Бөер синдромылы геморрагик бизгәк (ГЛПС) кебек куркыныч авыруны тычкан сыман кимерүчеләр организмында сакланучы вирус китереп чыгара. Кешенең йогышлы авыру белән зарарлануы кимерүчеләрдән бүленеп чыккан сыеклык эләккән, шул сыеклык сеңгән тузанны сулаган, инфекцияле азык продуктлары кулланган очракта күзәтелә. Бу аеруча авыл хуҗалыгы эшләре башкарганда, ауда, балык тотканда, туристик походларда була. Шәһәрдә яшәүчеләр бакча участокларында эшләгәндә, бүлмәләрен җыештырганда бу куркыныч авыруны йоктырырга мөмкиннәр.

Чирне йоктыру вакытыннан алып беренче клиник билгеләр күренгәнгә кадәр 10 – 17 көн үтә (максимум 1,5 ай). Авыру кискен рәвештә гомуми хәлсезлек, калтырау, баш һәм мускуллар авырту, күңел болгану, косу, аппетит югалу белән башлана. 4-5 нче көннәргә бил һәм эч авырта, кайвакыт тәнгә тимгелләр чыга. Бөерләр эшчәнлеге бозыла. Дәвалау бары тик хастаханәдә табиб күзәтүе астында гына башкарыла.

Барлык булган профилактика чаралары кешеләрнең кимерүчеләр белән, зарарланган азык продуктлары белән элемтәгә керүләрен кисәтүгә һәм ашамлыкларны, суларны пычранудан саклауга юнәлтелгән. Ул чаралар түбәндәгеләр:

- Кимерүчеләр бүлеп чыгарган сыекчалар булган бакча йортларын, дачаларны һәм башка төзелеш корылмаларын дүрт катлы марля бәйләвечләр, резин перчаткалар киеп, 3% хлорамин (бер чиләк суга 300 грамм) кулланып, дымландыру юлы белән җыештырырга, урын-җир әйберләрен, киемнәрне кояшта киптерергә, ә аннары ныклап тузанын кагарга кирәк.

- Азык запасларын тыгызлап ябылган савытларда саклау зарур. Кимерүчеләр бозган азык-төлекне юкка чыгарырга кирәк. Эчә торган суны да кимерүчеләрдән ерак тоту киңәш ителә.

- Шәхси йорт хуҗалыкларында һәм бакча участокларында кимерүчеләрне юк итү өчен язын һәм көзен дератизация үткәрергә кирәк.

- Табигать кочагында ял итәргә яратучылар тукталу урыны итеп куркынычсыз булган ачык, кояш карый торган аланнарны сайласын иде. Ашамлык салынган сумка һәм рюкзакларны җирдән 1,5 метр биеклектә элеп куярга, ял итү урынын бияләй киеп чистартырга, тузан чыгармас өчен территорияне су белән юдыртырга кирәк.

2011 елда Яр Чаллы шәһәрендә геморрагик бизгәк белән 40 кеше авырды. Бу авыруларны булдырмый калу өчен артык чыгымнар да сорамый торган гади генә кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Авыруның беренче билгеләре күренүгә үк медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Понедельник, 25 октября 2021, 13:57