Мы в социальных сетях

13 – 22 майларда шәһәрнең дәвалау учреждениеләрендә 14 май – Бөтендөнья артериаль гипертония көненә багышланган «Артериаль гипертонияне профилактикалау» декадасы үткәрелә.

Дөньяның бик күп төбәкләрендә артериаль гипертония иң киң таралган авыру булып санала. Икътисады алга киткән илләрдә югары кан басымы халыкның 40 % ында күзәтелә. Россиядә бу чир белән халыкның 50 % ы җәфа чигә.

Артериаль басым күтәрелү үзеннән үзе генә кеше тормышына куркыныч тудырмый, әмма улйөрәк ишемиясе, баш мие инсульты, шулай ук йөрәк һәм бөер эшчәнлеге җитешсезлеге китереп чыгаручы төп фактор булып тора һәм аның азагы үлем белән дә тәмамланырга мөмкин.

Хәзерге вакытта артериаль гипертониянең төп билгесе булып кан басымының терекөмеш баганасының140/90 мм. дәрәҗәсенә җитүе санала. Кан басымының югары булуы кимендә өч мәртәбә теркәлергә тиеш.

Билгеле булганча, нәселдәнлек, бик үк яхшы булмаган әйләнә-тирә мохит, алкоголь куллану, тәмәке тарту, стресслар, аз хәрәкәтле яшәү рәвеше алып бару, дөрес тукланмау иң куркыныч факторлар булып тора.

Артериаль гипертонияне профилактикалау өчен табиблар түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

- тәмәкедән баш тартырга, алкоголь куллануны чикләргә;

- гәүдә авырлыгына игътибар итәргә һәм дөрес туклану принцибын тотарга тырышырга;

- ризык капкалап йөрүдән баш тартырга, яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк ашарга, терлек майлары һәм тоз куллануны чикләргә;

- мөмкин кадәр стресслы хәлләрдән качарга;

- 25 яшькә җиткән һәр кешегә артериаль басымын ярты елга бер мәртәбә булса да үлчәтергә. Теләсә нинди яшьтә кан басымы 130/80 мм. булу нормаль санала. Әгәр басым 140/90 мм.ны тәшкил итсә, ул чагында артериаль гипертония барлыгы турында сүз алып барырга мөмкин.

Яр Чаллыда артериаль гипертония белән интегүчеләрнең яшәү урыннарындагы шифаханәләрдәге «Сәламәтлек мәктәпләре»нә йөрү мөмкинлеге бар Анда пациентлар үз авыруларын мөстәкыйль рәвештә контрольдә тотар һәм аерым очракларда табибка күренгәнче үзләренә ярдәм итәр өчен кирәкле булган белем һәм практик күнекмәләр алалар.

Шәһәрнең 4 нче һәм 6 нчы шифаханәләренең Сәламәтлек үзәкләрендә барлык теләүчеләр (берәр төрле авыру белән диспансер исәбендә тормаучылар) түләүсез тикшерү үтә һәм артериаль гипертониягә китергән куркыныч факторларны ачыклый ала.

Барлык куркыныч факторларны бетерү артериаль гипертония үсү мөмкинлеген сизелерлек киметә һәм хәтта инде моңа кадәр булган авыруның прогрессив үсешен тоткарлый. Шуңа күрә, артериаль гипертонияне профилактикалауның шактый өлеше үзебездән тора, дип ышаныч белән әйтергә була. Үз сәламәтлегегезгә дөрес бәя бирегез, куркыныч тудыручы факторларны анализлагыз һәм нәтиҗәләр чыгарыгыз.


Вторник, 2 декабря 2014, 11:13