Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сәламәтлек саклауда милли проектларның төп максатлары

- Россия халкының сәламәтлеген ныгыту, авырулар, инвалидлык, үлем-китем дәрәҗәсен киметү;

- Медицина ярдәменең мөмкинлеген һәм сыйфатын күтәрү; 
- Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту, госпитализациягә кадәрге этапта медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар булдыру;

- Сәламәтлек саклауның профилактик юнәлешлелеген үстерү; 
- Халыкның югары технологияле медицина ярдәме төрләренә ихтыяҗын канәгатьләндерү.


Өстенлекле милли проектның төп юнәлешләре нинди?


Сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле милли проектның төп юнәлешләренә түбәндәгеләр керә:


Беренчел медицина ярдәмен үстерү. Ул түбәндәге чараларны күзаллый: 
 

– гомуми практика (гаилә) табиблары, участок терапевт-табиблары һәм педиатр табиблары әзерләү һәм аларны яңадан укытып кайтару;

– беренчел звено, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм «ашыгыч ярдәм» медицина хезмәткәрләренең эш хакын арттыру;

– беренчел ярдәм, ашыгыч медицина ярдәме диагностика хезмәтенең материаль-техник базасын ныгыту;

– ВИЧ-инфекциясен, В һәм С гепатитын профилактикалау, ВИЧ авыруларын ачыклау һәм дәвалау; 
– прививкаларның милли календаре кысаларында халыкны өстәмә иммунлаштыру; 
– яңа туган балаларны тикшерүнең яңа программаларын кертү; 
– эшләүче халыкны өстәмә диспансерлаштыру; 
– хатын-кызларга йөклелек чорында һәм бала табу вакытында дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина ярдәме күрсәтү.

Халыкны югары технологияле медицина хезмәте белән тәэмин итү: 

– югары технологияле медицина хезмәте күрсәтү күләмнәрен арттыру; 
– яңа югары технологияле медицина үзәкләре төзү, ул үзәкләргә югары квалификацияле табиблар һәм урта медицина персоналы әзерләү. 
 

«Сәламәтлек» өстенлекле милли проектның торышы белән rost.ru сайтының «Современное здравоохранение» бүлегендә танышырга мөмкин.

Вторник, 27 октября 2020, 09:51