Мы в социальных сетях

Кадерле чаллылылар!

Күркәм традиция буенча, октябрь башы аеруча мөһим дата белән истәлекле – без бу чорда алардан башка яшәү мөмкин булмаган кешеләрне хөрмәтлибез. Һәр гаилә аларның тормыш тәҗрибәсеннән һәм зирәклегеннән тора. Безнең шәһәр – ул йортлар һәм юллар гына түгел,ул, барыннан да элек, шул байлыкларны тудырган кешеләр. Бу бәйрәм – буыннар бердәмлеге һәм дәвамлылыгы, чорлар бәйләнеше символы. Искиткеч зур казанышларга ирешкән һәм иңнәрендә бәяләп бетермәслек зур тормыш тәҗрибәсе булган өлкән яшьтәгеләр турында без бу көнне аеруча җылылык хисләре белән сөйлибез.

Бүген без яши һәм горурлана торган бар нәрсә әти-әниләребез, остазларыбыз, өлкән иптәшләребез куллары белән булдырылган, якланган һәм сакланган, без дә аларны киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Без бу көнне шәһәребезне төзегән, сугыш елларында илебезне саклаган кешеләргә аеруча зур рәхмәт хисләре белән мөрәҗәгать итәбез.

Кадерле ветераннар! Яр Чаллы шәһәрен яратуыгыз, аның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгыз, булышлык күрсәтүегез өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Сез – безнең тере тарихыбыз, без ул тарих белән горурланабыз, ул безнең өчен үз көчебезгә ышану, сабырлык һәм зирәклек, югары әхлаклылык, тормыш итү оптимизмы һәм рухи культура үрнәге булып тора.

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер, якыннарыгызның кайгыртуын һәм игътибарын тоеп, бала-оныклар, оныкчыклар бәхетенә куанып яшәвегезне телим.


Четверг, 6 октября 2016, 08:55