Дүшәмбе, 21 апрель 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераны,тыл хезмәтчәне Надежда Филипповна Мищенко тормыш тарихы белән уртаклашты.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы хакиме Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Надежда Филипповна Мищенко 100 яшьлек юбилее белән котлаулар алды.

Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәветдинов, «Энтузиастлар» ТИҮ рәисе Валентина Березникова котлады. 

Юбилярга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале тапшырылды.

Җомга, 21 февраль 2025, 10:25