Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераны Осипова Вера Пантелеевна РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилее уңаеннан котлау хаты алды. Ветеранны Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, Шәһәр Советы депутаты Ринат Алимбәков, Паритет идарәче компаниясе вәкилләре, шулай ук 2 комплекс рәисе Надежда Сухарева котлады. Вера Пантелеевна Зәй районы Авлаш авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында урман әзерләүдә эшли. 1952 елда кияүгә чыга. 1963 елдан пенсиягә чыкканчы Авлаш авылы тимер юл станциясендә хезмәт куя.

1984 елда Яр Чаллы шәһәрендә даими яшәү урынына күчеп килә. Вера Пантелеевнаның 1 улы, 3 оныгы, 3 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 15 сентябрь 2022, 17:33