Шимбә, 12 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Киләсе ялларда яаллылыларны һәм шәһәребез кунакларын интеллектуаль татар квесты, UT FEST Татар мәдәнияте фестивале һәм башка бик күп чаралар сөендерәчәк.

Җомга көнне җиңү паркында төзүчеләр көнен бәйрәм итүгә багышланган интеллектуаль татар квесты узачак. Ул 17:00 сәгатьтә башланачак һәм кичке җидегә кадәр дәвам итәчәк. 

Азатлык мәйданында күптән көтелгән Яңа Татар мәдәнияте UT FEST шәһәр фестивале узачак. Фестиваль үз эшчәнлеген 16:00 сәгатьтә башлый һәм биш сәгать дәвам итә. Программада - экскурсияләр, персонаж булдыру буенча мастер-класс,  концерт. Тамашачылар алдында Gaynar, «УСАЛ», Urtic, Juna, «ОМАЖ» һәм Ittifaq Казан төркемнәре, шулай ук Aman Po-Kaifu диджее чыгыш ясаячак.

Җиңү паркында һәм Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «Ачык һавада Кино» күрсәтү оештырылачак. Кино күрсәтү 17:30 сәгатьтә башлана һәм кичке тугызга кадәр дәвам итә.

Якшәмбе көнне картиналар галереясендә Яр Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмә белән танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 11 август 2022, 14:46