Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш инфекционисты, йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табибы урынбасары Татьяна Әгъләмова чаллылыларга талпаннардан сакланырга киңәш итте. Роспотребнадзорда җәй эчендә талпан тешләүнең 600дән артык очрагы теркәлгән, шуларның берсе - балада.
«Мин халыкны сак булырга өндәргә теләр идем. Инфекция гади генә түгел. Талпаннар көчле вируслы авыруларны таратучы булып торалар. Аларның иң активлары – талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы. Инфекциянең әлеге төрләре хроник агымны кабул итәргә һәм инвалидлыкка китерергә мөмкин", - дип билгеләп үтте Татьяна Әгъләмова.
Быел талпан энцефалитыннан Чаллыда ике кеше дәваланды. Инфекцияләрне күрше төбәкләрдән-Башкортстаннан һәм Удмуртиядә эләктергәннәр.
«Яр Чаллыда һәм Тукай районында талпан йогышлары планында эпидемиологик хәл уңай. Әмма күрше Удмуртиядә, Башкортстанда, аларның урман зонасын исәпкә алып, талпан инфекцияләре күпкә авыррак үтә», – дип аңлатты сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш инфекционисты Татьяна Әгъләмова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 июль 2022, 12:14