Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Галина Леонтьевна Горбунова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы Хакимиятенең мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы Алсу Хамматова һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мәрьям Мостафина тапшырдылар.
Галина Леонтьевна ТАССРның Чаллы районы Орловка авылында туган. Башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Орловка авылы колхозында төрле эшче булып эшли. 1957 елда Горбунов Николай Васильевичка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Галина Леонтьевна «Камснаб» кибетендә эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
Галина Леонтьевна Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 26 июль 2022, 16:38