Шимбә, 12 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, мәктәп өчен 5 га мәйданлы җир участогы билгеләнгән, дип хәбәр итте. Проект хәзер төзелә торган мәктәптән калышмый – проект 1501 урынны күздә тота. Узган ел бу комплекста балалар бакчасы төзелде, хәзер яңа бина төзү өчен урын киртәләп алынды.

"Гадәттә мондый мәктәпләр 18 ай эчендә төзелә, без аларны 9-10 ай эчендә төзибез, – дип уртаклашты шәһәр мэры. – Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы бюджетыннан кергән барлык акчалар шәһәр хуҗалыгында кулланыла. Микрорайон төзелә, күп фатирлы йортлар калкып чыга. Магистраль юллар сузылган, микрорайон юллар белән тәэмин ителгән, квартал эчендәге юллар яхшы хәлдә. Биредә уңайлы тормыш өчен барсы да бар", - дип билгеләп үтте мэр.

Мәгариф учреждениесе төзелеше финанслау чыганаклары билгеле булгач башланачак.

Пәнҗешәмбе, 14 июль 2022, 15:38