2 нче балалар музыка мәктәбе директоры Александр Рыбин "Татнефть" ААҖның "Мәдәният һәм сәнгать" номинациясендә грантына ия булды. Тәкъдим ителгән "Халык иҗаты АРТ-киңлекләре" проекты халык мәдәни традицияләрен саклауга юнәлдерелгән һәм 2 нче музыка мәктәбе базасында тормышка ашырылачак.
Социаль инициативалар конкурсы халыкны актуаль социаль мәсьәләләрне һәм җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итүгә актив җәлеп итү инструменты булып тора.
Конкурсның җиде ел эшләү дәверендә 706 проект ярдәм алган. Ярдәмнең гомуми суммасы – 583 млн сум. Конкурс тугыз номинация буенча үткәрелә: "Халыкның зәгыйфь катламнарын яклау", "Гаилә, ата-ана һәм балачак", "Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм", "Фән, мәгариф һәм агарту", "Мәдәният һәм сәнгать", "Тарихи мирасны саклау", "Әйләнә-тирәлекне саклау һәм хайваннарны яклау", "Яшьләр проектлары", "ТР көньяк-көнчыгышында картинг-клубларны үстерү".
Социаль инициативалар конкурсында балигъ булган физик затлар; устав нигезендә бер яки берничә эшчәнлек төрен гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган дәүләтнеке булмаган оешмалар катнаша ала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 июнь 2022, 13:15