Җомга, 11 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Хәтер һәм матәм көнендә Боровецк бульварында Дан обелискы янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар.

Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, «Яр Чаллы шәһәре сәүдә-сәнәгать палатасы» Союзы Хәрби комитеты идарәсе рәисе Анатолий Лапуть, Автозавод районы сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы советы рәисе Любовь Ходаковская, оешма җитәкчеләре, укучылар, мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар, «Орион» яшьләр үзәге яшьләре, шәһәр халкы катнашты.

Винер Харисов чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте: «... бу көнне, 81 ел элек, Бөек Ватан сугышы башланды. 1 418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы корбаннары 26 млн 549 мең кеше – солдат һәм офицер, тылда калганнаар –  һәлак булган. Бөек Ватан сугышы елларында Яр Чаллы район хәрби комиссариаты 14364 кеше мобилизацияләнгән, шуларның 8,5 меңе һәлак булган. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен 12 якташыбыз «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек булган, 1 кеше – Дан Ордены кавалеры. Ватаныбызны сугыш кырында саклаган һәм тылда Җиңү көнен якынлаштырган кешеләр алдында баш иябез...»

Чарада катнашучылар һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, күккә ак шарлар җибәрделәр, обелискка чәчәкләр салдылар һәм «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе кысаларында шәм кабыздылар.

Шулай ук шәһәр халкы Җиңү паркының мемориаль мәйданында, «Лавр веногы» һәйкәле янында җыелдылар.  

Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, Шәһәр Советы депутатлары Алексей Горшков һәм Айрат Нәбиев, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, «Яр Чаллы шәһәре сәүдә-сәнәгать палатасы» Союзы Хәрби комитеты идарәсе рәисе Анатолий Лапуть, Автозавод районы сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы советы рәисе Любовь Ходаковская, хәрби хирург, Әфган сугышында катнашучы, медицина хезмәте подполковнигы Ринат Терентьев, педагоглар, мәгариф учреждениеләре укучылары һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, «Лавр веногы» һәйкәленә һәм Советлар Союзы Герое якташларының бюстларына чәчәкләр салдылар. 

Винер Харисов, яшь чаллылыларга һәм шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп: «Безнең шәһәребез бик яшь. Әмма безнең арада сугыш дәһшәтләре аша үтеп, исән калучылар яши. Бүген Автозавод районында 10 сугыш ветераны, 11 концлагерь тоткыннары һәм 4 Ленинград камалышы тоткыннары, 37 сугыш ветераннарының тол хатыннары, 232 тыл хезмәтчәннәре – хезмәт фронты ветераннары яши. Алар фабрикаларда, заводларда, колхоз кырларында авыр хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайттылар, фронтны хәрби техника, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин иттеләр. Сугыш елларында 11 чаллылы «Социалистик Хезмәт Герое» дигән югары исемгә лаек булдылар, ә тыныч вакытта «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнделәр.

«Орион» яшьләр үзәгенең иҗтимагый оешмасы активистлары «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе кысаларында шәмнәр кабыздылар.

Җиңү паркындагы һәйкәл янында мактаулы каравылда 49 нчы мәктәп кадетлары тордылар. 

Чәршәмбе, 22 июнь 2022, 11:04