Пәнҗешәмбе, 10 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Россия Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча инспекциясе хәбәр иткәнчә, 9 июнь көнне 10:00 сәгатьтә «Махсус салым режимнарын куллану үзенчәлекләре, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган системасын куллану» темасына вебинар үткәрү планлаштырыла.

Спикер – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина.  Трансляция барышында чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак. Вебинар бушлай, анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен https://w.sbis.ru/webinar/84689066-7585-4990-9499-e05cef939036 сылтамасы буенча узарга һәм «катнашачакмын» төймәсенә басарга кирәк.

Вебинар алдыннан сылтаманы ачарга һәм "вебинарга күчәргә" төймәсенә басарга кирәк.

Сишәмбе, 7 июнь 2022, 08:37