Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген, 1 май көнне, ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында җәйге сезон башланды. Комсомол районы хакимияте ярдәме белән җәйге сезонны ачу уңаеннан паркта шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм программасы оештырылды. Чарада "Энергетик" мәдәният йорты, 15 нче балалар иҗат йорты, "Огниво" 16 нчы балалар иҗат йорты, үзәк китапханә, шәһәр тарихы музее солистлары һәм иҗат коллективлары катнашты.

Мәдәният һәм ял паркында узган бәйрәмдә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Бу – карусельләрдә йөрү, уеннарда, викториналарда һәм конкурсларда катнашу. Моннан тыш, "SаМоSтоятельные дети" республика проектында катнашучылар "Георгий тасмасы" акциясен үткәрделәр, ә Шәһәр укучылар советы "Ак торналар" мастер-классын оештырдылар.

Чаллылыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, шулай ук Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котладылар.

Бу көнне мәдәният паркында 1000нән артык шәһәр халкы һәм кунаклары булды.

Гадәттәгечә, 1 май көнне Комсомол районында фонтаннар сезоны ачылды.

Бу истәлекле вакыйгага районда мәйданнар һәм парклар тәртипкә китерелде.

Якшәмбе, 1 май 2022, 13:23