Якшәмбе, 8 июнь 2025 / рус тат / обычная версия

Илнең төп бәйрәме – Җиңү көненә кадәр аз гына вакыт калып бара. Бу көннәрдә депутатларның, предприятие, иҗтимагый оешма җитәкчеләренең, шулай ук тимурчылар отрядларының иң җылы котлаулары ветераннарга адресланган.

Автозавод районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 26 кеше һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнарның 76 тол хатыннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар алачак. 182 тыл хезмәтчәне Яр Чаллының Шәһәр Советы депутатларыннан һәм тимурчылар отрядларыннан котлаулар кабул итәчәк.

Бүген Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Канидиевны һәм камалыштагы Ленинградта яшәгән Людмила Романовна Гадалинаны өйләренә барып котлады.

Район башлыгы аяз күк йөзе өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бүләкләр белән котлау хатлары тапшырды.

Дүшәмбе, 25 апрель 2022, 15:39