Якшәмбе, 8 июнь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы COVIDка күмәк иммунитет дәрәҗәсе 43,7%ка кадәр кимеде дип хәбәр итте. Авырулар саны артуы май-июнь айларында ук көтелә. Коронавирусны вакцинация ярдәмендә генә җиңеп була.  

5 нче шәһәр хастаханәсенең 5 нче һәм 9 нчы поликлиникаларында барлык вакциналар да бар: "Спутник V", "Спутник Лайт", "ЭпиВакКорона" и "КовиВак". Вакцинациягә язылырга кирәкми. Прививканы теләсә кайсы эш көнендә 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр ясарга була. Шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә – 11:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эш көннәрендә һәм ял көннәрендә.

Бүген 5 нче шәһәр хастаханәсе поликлиникаларында өлкән буын кешеләре прививка ясаттылар. Алар аңлатканча, авыру йоктырудан курыкмыйча, туганнарына һәм дусларына кунакка ешрак йөрергә, җәйге вакытта Яр Чаллы паркларында йөрергә, безнең ил буйлап сәяхәт итәргә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан кабаттан прививканы соңгы вакцинациядән соң 6 айдан соң ясарга кирәк – бу антитәнчекләрне югары дәрәҗәдә саклап калу өчен бердәнбер мөмкинлек.

Җомга, 22 апрель 2022, 16:33