Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев булачак студентлар һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының чыгарылыш курс студентларыбелән аралашты. Ул шәһәрнең үсеше һәм планнары турында сөйләде, студент еллары хатирәләре белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде.

«Белем алу һәрвакытта да кеше өчен кирәкле дәрәҗә, ул аның конкуренциягә сәләтлелеген билгели. Сез иң кешелекле, кирәкле һөнәрне сайлыйсыз. Барысы да – төзүчеләр дә, космонавтлар да мәктәптә һәм институтта белем алырга тиеш. Сез аларны өйрәтәчәк, укытачак кешеләр. Укытучы ул – һөнәр түгел, ә сәләт. Шуңа күрә сез бу юлны сайласагыз – хәерле юллар сезгә», – диде Наил Мәһдиев, залда җыелучыларны сәламләп.

Наил Мәһдиев шулай ук мәктәпләр төзелеше, инфраструктура һәм шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә төзелгән матди-техник база турында сөйләде. Яр Чаллыда соңгы алты елда алты мәктәп төзелде. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә 69 мең бала белем ала. 2024 елда 77 мең бала парта артына утырачак.

«Максатчан юнәлеш буенча Яр Чаллыда белем алучы кызлар һәм егетләр иң заманча мәктәпләрдә эшли алсыннар иде. Сүз дә юк, без 80 нче һәм 90 нчы елларда төзелгән мәктәпләрне дә ремонтлыйбыз. Безгә, ким дигәндә, 4-5 мәктәп төзергә кирәк.

Хәзер яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәбез. Без мәктәпләргә киләчәк белгечләр өчен финанс чаралары турында да сөйләштек. Профессионаллар буларак формалашу этабында ярдәм кирәк. Бу тулай торак, социаль ипотека буенча торак бирүгә кагыла», - дип билгеләде мэр.

Наил Мәһдиев шулай ук Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты бинасында урнашкан универсаль педагогик компетенцияләр технопаркын карап чыкты. Педагогика университетында оештырылган Технопарк ике юнәлеш буенча: табигый-фәнни һәм технологик блоклар буенча эшли.

Нәкъ менә биредә киләчәк буын укытучыларын әзерлиләр.

Технопаркка генетика, биотехнология, рентгенография, фундаменталь физика, аналитик химия, альтернатив энергетика төрләре, робототехника системаларын булдыру, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык проектларын программалаштыру һәм эшләү юнәлешләре буенча фәнни тикшеренүләр уздыру өчен проект остаханәләре, укыту-тәҗрибә лабораторияләре керә.

Әйтик, "Пирогов өстәле" интерактивында булачак физкультура, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары кеше төзелешен өйрәнәләр. Кеше органнарын 3D форматта карарга мөмкин.

Технопарк базасында берничә фәнни төркем булдырылган, аларның составында инновацион белем бирү практикаларын башлап җибәрүче укытучылар, студентлар.

Мәктәп укытучылары шулай ук технопарк стеналарында үз квалификацияләрен күтәрә алалар.

Шимбә, 9 апрель 2022, 15:59