Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бүген "Нур" яшьләр үзәгендә булды һәм мариупольлылар белән аралашты. Исегезгә төшерәбез, анда Мариупольдән күченеп китәргә мәҗбүр булганнар өчен кием-салым кабул итү бара.

Үзәк директоры Полина Трянина ярдәмне шәһәрдәшләрдән тыш, Түбән Кама, Мамадыш һәм республиканың башка якын-тирә шәһәрләреннән алып киләләр дип сөйләде.

Полина Трянина аңлатып узганча, «Нур» белгечләре кешеләр белән әңгәмә коралар, нинди әйберләр кирәклеген ачыкларга тырышалар.

Наил Мәһдиев мариупольлылар белән очрашты һәм алар белән аралашты: «Безнең шәһәрдә ярдәмчел кешеләр яши, алар ихлас күңелдән ярдәм итәләр».

Мәҗбүри күченүчеләр шәһәр мэрына ярдәме өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм якын арада эшкә урнашырга теләк белдерделәр.

Җомга, 8 апрель 2022, 17:13