Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясенең Татарстан Язучылар берлегенең һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Мәйдан» журналы гамәлгә куйган 2022 ел лауреатлары билгеле булды.
Беренче премия лауреатлары – шагыйрь Марат Кәбиров һәм филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина булды.
Беренче лауреат иясе Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Андерсен исемендәге халыкара дипломы иясе, шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов. Премияне Татарстан Дәүләт советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Рафаил улы Зәйдулла, Чаллы шәһәре сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Фәрит Рәшид улы Бәшәров һәм «Подряд» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Гыймазетдинов Марат Мөнәвир улы тапшыра.
Икенче премия иясе Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрь, филология фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйдуллина. Премияне Туймазы шәһәрендәге «Ильфа» җәмгыяте генераль директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрь һәм композитор, «Төмәнәк» татар тарихи-мәдәни Үзәге җитәкчесе, «Бабай утары» музей комплексын төзүче, Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов тапшыра.
Өченче премия иясе Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин. Премияне «Чаллы икмәге» генераль директоры, Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты Рафаэль Сөләйман улы Юнысов, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев тапшыра.
Дүртенче премия иясе Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Шәех улы Имамовка бирелә. Премияне сәхнәдән Чаллыда татар матбугаты үзәге җитәкчесе Резида Мәхмүт кызы Юсупова, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Лилия Рәфкать кызы Фәттахова тапшыра.
Бишенче премия ике кешегә тапшырыла. Аның беренче иясе «Ильфа» җәмгыяте генераль директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрь һәм композитор, «Төмәнәк» татар тарихи-мәдәни Үзәге җитәкчесе, «Бабай утары» музей комплексын төзүче, Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов. Премияне Фәнир Гыйльметдин улы, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, Илдар Юзеевның улы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, прозаик, драматург, кинорежиссер,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Илдар улы Юзеев тапшыра.
Икенче премия иясе - «Әнәк» агрофермасы генераль директоры Фарис Гаяз улы Фәтхиев. Премияне тапшыру Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Завид улы Мингалимовка, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге башлыгы Газинур Моратка һәм "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире Рафис Харис улы Корбановка йөкләнә.
Әлеге тантана “Мизгел” җыр театры, “Сәйлән” бию ансамбле һәм “Эврика” мәдәният үзәге аристлары чыгышы белән үрелеп барды.
Фойеда китапханәләр челтәре китаплар күргәзмәсе тәкъдим итте.
Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү, иҗатын пропагандалау максатыннан, журналның баш редакторы Факил Сафин тәкъдиме белән 2005 елдан Илдар Юзеев премиясе булдырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 31 март 2022, 13:01