Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Әнисә Әшрәф кызы Таймасова ТАССРның Сарман районы Салкын Алан авылында туа. Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. Сугыштан соң Алабуга шәһәренә китә, анда белем ала. Төрле елларда Үзбәкстанда, Әлмәт шәһәрендә укытучы булып эшли.

Яр Чаллыга 1964 елда күчеп килә, лаеклы ялга чыкканчы 2 нче мәктәптә укытучы булып эшли. Әнисә Әшрәф кызы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ветеранга Россия Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов, Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Фәүзия Миннәхмәт кызы Зарипова Башкорт АССРның Болгавар районы Агарды авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1959 елда кияүгә чыга. 1973 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Камгэсэнергострой ЗМК» предприятиесендә финанс бүлеге башлыгы булып эшли. Ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Фәүзия Миннәхмәт кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 21 март 2022, 15:00