2022 елдан вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бары тик электрон рәвештә генә рәсмиләштерелә
Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 9 нчы филиалы хәбәр иткәнчә, 01.01.2022 елдан башлап пособиеләрне билгеләгәндә һәм түләгәндә эш бирүчеләр белән Фондның хезмәттәшлек тәртибе үзгәрде.
2022 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясе Социаль иминият фонды тарафыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала караган өчен айлык пособиеләр билгеләү һәм түләү өчен кирәкле белешмәләр һәм документлар, алу кагыйдәләрен раслау турында" 23.11.2021 елгы, № 2010 РФ Хөкүмәте карары үз көченә керә.
Быелдан вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча һәм ана булу белән бәйле рәвештә пособиеләрне рәсмиләштерү механизмы проактив (гаризасыз) характерда булачак һәм эшкә яраксызлык кәгазьләре бары тик электрон рәвештә генә рәсмиләштереләчәк.
Вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазенең номеры иминиятләштерелгән затны идентификацияләгәннән һәм Пенсия фонды тарафыннан эш урынын автомат рәвештә билгеләгәннән соң, эш бирүчегә СЭДО аша җибәреләчәк һәм Фонд тарафыннан түләү билгеләү өчен Социаль иминият фондына турыдан-туры киләчәк. Эш бирүче, 3 эш көне дәвамында СЭДО аша Социаль иминият фондына электрон имза белән имзаланган пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле расланган/төзәтелгән белешмәләрне җибәрә. Бала карау буенча ялга китү турындагы белешмәләр эш бирүчедән (гариза характерында кала), ә бала туу факты турында ЗАГСның мәгълүмат системасыннан алыначак.
Социаль иминият фонды һәм эш бирүче арасында мәгълүмат алмашу СЭДО аша башкарылачак. Үзара бәйләнеш булмаган һәм СЭДО буенча тоташмаган очракта, Фондка иминиятләштерелгән затларның югарыда күрсәтелгән пособиеләрне билгеләү һәм түләү өчен мәгълүмат килмәячәк.
Барлык сораулар буенча филиалның электрон адресына f9@ro16.fss.ru яки кайнар линия телефоннары буенча: 8(8552) 71-28-26, 70-70-04, кабул итү бүлмәсе – 71-38-20 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 31 гыйнвар 2022, 13:49