Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

23 октябрь көнне Можга шәһәрендә (Удмуртия) 80+ категориясендә пляж волейболы буенча турнир узды. Ярышларда Ижау, Казан, Мәскәү, Воткинск, Можга, Сарапул һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 13 команда катнашты.

Тугыз сәгатьлек волейбол марафоны нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы командасы «Medium» лигасында икенче урынны яулады.

Сәфәр Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең рәисе Игорь Чернышев, «Союз-Регион» генераль директоры Андрей Ляпунов ярдәме белән тормышка ашырылды.

Дүшәмбе, 25 октябрь 2021, 10:37