Пәнҗешәмбе көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар. Көндез кар, юеш кар, яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, төнлә 6-11 м/с тизлектә, иртән һәм көндез 9-14 м/с тизлектә, көчәйгәндә 17-22 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚, көндез һаваның максималь температурасы +2..+5˚. Иртәнге сәгатьләрдә юлларның аерым участокларында бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килергә мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә 21 октябрьдә иртән, көндез һәм кич белән һава шартлары сизелерлек начарланачак. Явым-төшемнәр булу сәбәпле, күз күреме начараю көтелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 20 октябрь 2021, 15:51