Хөрмәтле Яр Чаллы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Яр Чаллыда шәһәр автомагистральләре челтәрен, кварталлар эчендә һәм сәнәгать зонасында йөрү юлларын камилләштерүгә зур игътибар бирелә. Ярты миллионлы шәһәрдә барлык өлкәләрнең тотрыклылыгы һәм һәр чаллылының тормыш сыйфаты аларның торышына бәйле. Төзекләндерелгән юллар-киләчәккә иң ышанычлы капитал. Нәкъ менә алар шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлегенең һәм икътисади иминлек дәрәҗәсенең иң ачык күрсәткечләренең берсе булып тора.
Соңгы елларда, федераль үзәк, республика хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән, Чаллыда ел саен торак һәм сәнәгать зоналарында юллар ремонтлана. Безнең шәһәр җиденче ел рәттән «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектында катнаша. Бу вакыт эчендә 100 километрдан артык юл норматив хәлгә китерелде. Безнең магистральләр сыйфатлы гына түгел, куркынычсыз да, чөнки юл-транспорт һәлакәтләре саны кимү тенденциясе күзәтелә башлады.
Барлык белгечләргә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм, сез елдан-ел Яр Чаллы тагын да төзекләндерелгән шәһәр булсын өчен күп көч куясыз. Алдынгы технологияләр кулланып башкарылучы эшләрнең югары темпы һәм сыйфаты аеруча зур рәхмәткә лаек, бу-Чаллы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы күрсәткече.
Данлы хезмәт традицияләрен саклап, Яр Чаллы юллары иң югары стандартларга туры килсен өчен, Сез киләчәктә дә кулдан килгәннең барысын да эшләячәксез дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, игелек һәм иң яхшы теләкләр телим!
Бәйрәм белән, Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән сезне!
Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 17 октябрь 2021, 07:59