9 октябрьдә Яр Чаллыда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту узачак, аның барышында Татарстанда миллионнан артык агач утырту планлаштырыла.
Әйтик, 2020 елда Татарстанда 600 гектардан артык урман торгызылды. Республика урманнары «Экология» илкүләм проекты һәм «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында торгызыла.
«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә 80 миллионнан артык агач утыртылды. 2021 елның максаты - илдә 70 млн агач утырту.
Теләге булган һәркем экоакциядә катнаша ала һәм фотоларын социаль челтәрләргә#сохранимлес хештегы белән урнаштыра ала.
Көзге чорда Чаллыда 6 меңнән артык яшел үсенте утыртылды.
#сохранимлес
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 октябрь 2021, 13:00