Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда 15:00гә 21,04% чаллылар үз гражданлык бурычларын үтәделәр. Алар арасында - Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, Торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләренең сыйфатын контрольдә тоту идарәсе директоры Айрат Насыйбуллин, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хабибуллин.

12:00 сәгатькә шәһәрнең өч районында яшәүчеләрнең 12,03%ы тавыш биргән инде.

Шәһәрдә барлыгы 173 сайлау участогы эшли. Аларның эш графигы - 8дән 20 сәгатькә кадәр.

Җомга, 17 сентябрь 2021, 16:26