Чәршәмбе, 14 май 2025 / рус тат / обычная версия

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Дмитриевна Летникова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Мария Дмитриевна Кызыл Йолдыз районының Зур Кадрәк авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. Юбиляр сугыштан соң бухгалтерлык курсларын тәмамлый һәм Район социаль тәэмин итү бүлегендә эшли башлый. 1957 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Мария Дмитриевна Балык Бистәсе шәһәрендә Дәүләт банкында касса мөдире булып эшли. 1999 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Тормыш иптәше белән бергә 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр, 2 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.  

Летникова Мария Дмитриевна тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 12 август 2021, 15:27