Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшидә Габдрахман кызы Мөбәрәкшинага 90 яшь тулды.

Рәшидә Габдрахман кызы ТАССРның Сарман районы Мортыштамак авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә хезмәт куя. Юбиляр 1952 елда кияүгә чыга. 1957 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Рәшидә Габдрахман кызы «Сельхозтехника» предприятиесендә кранчы булып эшләгән. Ире белән бергә өч бала үстергәннәр, ветеранның алты оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Рәшидә Габдрахман кызы «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Сишәмбе, 10 август 2021, 16:15