Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Беренче нокта - Марат Бибишев исемендәге театр паркы. Мэр паркның барлык урыннары буенча узды, булган кимчелекләрне күрсәтте. Чүп савытларының тышкы ягын чистартырга, территорияне җыештырырга, агачлар һәм куакларны тәртипкә китерергә, чәчәкләр утыртырга дигән күрсәтмә бирелде.

Г. Тукай яр буенда газоннарга аерым игътибар бирелде - кыска вакыт эчендә автомат рәвештә су сибү системасы проектын эшләргә һәм тәкъдим итәргә кирәк. Җәмәгать бәдрәфләре буенча мөрәҗәгатьләр килеп тора. Мэр сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәдрәф һәрдаим ачык тотырга кушты.

Шәһәр башлыгы күзәтү мәйданчыгына төшүне төзекләндерергә тәкъдим итте, ә күперне буярга кирәк. Тинчурин бульварында игътибар балалар шәһәрчегенә, шулай ук яшелләндерүгә юнәлтелде. Агымдагы елның 20 августына кадәр барлык объектлар да тәртипкә китерелергә тиеш.

Наил Мәһдиев шулай ук мәдәният һәм ял паркында да булды, анда шулай ук территорияне төзекләндерү буенча тиешле йөкләмәләр бирде.

Җомга, 6 август 2021, 16:03