Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Бәдертдинова Рәкыя үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1931 елның 31 июлендә ТАССРның Минзәлә районы Югары Байлар авылында туа. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән. Әти-әнисе колхозда эшләгән. Мәктәпкә 7 яшьтә китә, 4 сыйныф тәмамлый. Әтисен армиягә алалар, Ленинград фронтына җибәрәләр, сугышларда һәлак була, туганнар каберендә күмелә.

1951 елда Рәкыя Златоуст шәһәрендә Кирпеч заводында эшли башлый. 1957 елда абыйсы янына Пермь өлкәсенә Гремячинск шәһәренә күчеп килә.

Яр Чаллыга 1972 елда килеп, Камазжилбытка эшкә урнаша. Пенсиягә шул ук предприятиедән 1986 елда китә.

Ире белән 60 ел гомер иткәннәр, бала тапмаганнар. Ирен 2020 елда вафат була. Хәзер ялгыз яши.

Бүләкләрдән: «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь һәм фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, 6 юбилей медале бар.

Автозавод районы администрациясе юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе һәм Автозавод районының ветераннар советы да кушылды.

Шимбә, 31 июль 2021, 17:29