Сишәмбе, 8 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча шәһәр Советының даими комиссиясе әгъзалары пассажирлар йөртү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.


Ул билгеләп үткәнчә, пассажирлар йөртү өлкәсендә ике оешма – «Электротранспорт» ҖЧҖ һәм «Пассажирлар йөртү» ҖЧҖ эшли. Гамәлдәге челтәр 13 автобус һәм 11 трамвай маршрутын үз эченә ала. Көн саен пассажирларга хезмәт күрсәтү өчен 309 автобус һәм 74 трамвай чыга. 85 бакчачылык җәмгыятенә бару өчен 39 маршрут оештырылган, аларның гомуми озынлыгы -1 571,2 км.


Шәһәр халкын имин һәм уңайлы җәмәгать транспорты белән тәэмин итү максатыннан, «Пассажирлар йөртү» оешмасы автобус паркын яңарта. 1, 13, 26, 42 маршрутлары буенча 11 «МАЗ», «Газель «NextCITYLINE», «KingLong» маркалы автобус йөри. 22 һәм 26 номерлы маршрутларда 40 физик мөмкинлекләре чикле кешеләр  һәм коляска белән керүче пассажирлар өчен җайланган түбән идәнле ЛиАЗ маркалы автобуслар кулланыла.

"Искергән 71-605 модельләрен 71-623 заманча модельләренә алыштыру планлаштырыла, алар елына кулланылган электр энергиясенең 20-30 процентын экономияләүне тәэмин итәчәк", - дип хәбәр итте Илья Зуев.


Ул билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы Россиядә трамвай линияләрен төзүне дәвам итә торган аз санлы шәһәрләренең берсе. Иң беренче чиратта ЗЯБ, ГЭС поселокларында, Замелекесьеның яңа микрорайоннары, шулай ук Сидоровка поселогы территорияләрендә трамвай җибәрү күздә тотыла. Ике юнәлештә дә тармакның озынлыгы 16 километр тәшкил итәчәк, 16 тукталыш булдырылачак һәм бер тартылу подстанциясе төзеләчәк. Трамвай челтәрен киңәйтү шәһәрнең иске һәм яңа өлеше арасында элемтә вакытын киметергә һәм якын-тирә районнарда экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков хәбәр иткәнчә, агымдагы елның биш аенда шәһәр территориясендә пассажир транспортын йөртүчеләр гаебе белән сигез юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 12 кеше тән җәрәхәте алган.

"Соңгы вакытта еш кына машина йөртүчеләр адресына төрле хокук бозуларга зарланалар,  атап әйткәндә бу автобус ишекләрне япмыйча кузгалып китү, руль артында телефон аша сөйләшүләр, пассажирларны тиеш булмаган урыннарында төшерү һәм утырту, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары", - диде ул.

Также Радий Кадиков подчеркнул, что поддерживает политику руководства города, направленную на увеличение численности парка пассажирского автотранспорта в пользу автобусов большой вместимости, поскольку это обеспечение безопасности перевозок и доступной среды для маломобильных групп горожан.

Шулай ук Радий Кадиков шәһәр җитәкчелегенең  пассажирлар автотранспорты паркы санын зур сыйдырышлы автобуслар файдасына арттыруга юнәлдерелгән сәясәтен хуплавын ассызыклады, чөнки бу - физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен уңайлы мохит тәэмин итү.

Утырышта катнашучылар пассажирлар йөртү сыйфатын һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча перспективалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Сишәмбе, 29 июнь 2021, 16:32