Шимбә, 5 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Комсомол районы администрациясе атна саен алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча мониторинг үткәрә. 2020 елның 3 декабрендә даими контроль астында булган сәүдә объектлары буенча чираттагы рейд булды. Әлеге кибетләрдә сатучыларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рейдлар сәүдә объектлары буенча үткәрелә, алар якын-тирә йортларда яшәүче гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләре буенча да оештырыла.

Җомга, 4 декабрь 2020, 13:15