Сишәмбе, 13 май 2025 / рус тат / обычная версия

Яңа 2020 ел алдыннан шәһәрнең барлык районнарында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук сәләтле балалар өчен чыршы бәйрәмнәре башланды. Автозавод районында балалар өчен «Орион» яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән «Маховик времени» театральләштерелгән Яңа ел программасын тәкъдим иттеләр.

Яшь тамашачылар төрле конкурсларда катнаша, Кыш бабайга шигырьләр сөйли, чыршы утларын кабыза алдылар. Әкияти чара ахырында барлык чакырылган балаларга «КАМАЗ» ААҖдән татлы бүләкләр бирелде. Автозавод районы администрациясе ташламалы категориягә ия булган гаиләләрдән барлыгы 900дән артык баланы Яңа ел тамашаларында катнаштыруны һәм аларга бүләкләр тапшыруны планлаштыра.

Сишәмбе, 24 декабрь 2019, 09:05