Яр Чаллыда Мэр чыршы бәйрәмнәре старт алды. Уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм физик мөмкинлекләре чикле чаллылылар белән беренче очрашу Орган залында узды. Яңа ел бәйрәмен шәһәр мэры Наил Мәһдиев ачты.
"Сез – шәһәребезнең һәм Кама автомобиль заводының киләчәге. Сез уникаль, тату, күпмилләтле, матур шәһәрдә яшисез. Бүген укуда ирешкән яхшы нәтиҗәләр сезгә олы тормышта бик кирәк булачак. Якынлашып килүче 2020 ел алдыннан мин сезгә тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Гаиләләрегездә тынычлык, иминлек, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен", - диде шәһәр мэры.
Яшь чаллылылар игътибарына «Снежная королева» музыкаль спектаклен тәкъдим иттеләр.
Һәр кунак татлы бүләк алды.
Мэр чыршыларында барлыгы 6300 бала катнашачак – алар - физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аз керемле гаилә балалары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм уку алдынгылары.
25 декабрьдә булачак республиканың үзәк чыршы бәйрәменә автокаладан 300 укучы барачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бөтенроссия һәм республика олимпиадалары, конкурслар призерлары, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары Президент чыршысына чакыру ала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 декабрь 2019, 17:12