Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Ивановна Мельникова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Татарстан Республикасының Яр Чаллы районы Орловка авылында туа. Башлангыч мәктәпнең ике сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында авылда төрле эштә эшли. 1959 елда кияүгә чыга. Озак вакытлар кирпеч заводында эшли. Мария Ивановна лаеклы ялга 1984 елда чыга. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар. Мария Ивановна юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 19 июль 2019, 09:01