Быел 3 млрд 195 млн сум акча Татарстан поликиникаларын капиталь ремонтлауга сарыф ителәчәк. Ремонт эшләре 2018 елда амбулатория- поликлиника учреждениеләрен ремонтлау программасы буенча башкарыла. Бу турыда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын файдалану һәм гамәлгә кую идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте.
Программага 114 учреждение кергән. Аларны ремонтка ихтыяҗ булуына карап, Сәламәтлек саклау министрлыгы сайлап алган. Хәзер барлык объектларда төзелеш-монтажлау эшләре бара, алар уртача 35 процентка үтәлгән, диде Насыйров.
“Татарстан социаль объектларны ремонтлау программалары арасында бусы иң катлаулысы, чөнки поликлиникаларның күбесендә ремонт вакытында да халыкны кабул итәләр”, - диде белгеч.
https://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 июль 2018, 19:22