Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар өчен ДОКУМЕНТЛАР ИСЕМЛЕГЕ
1. Устав формасы буенча гариза
2. Гариза бирүченең паспорт күчермәләре
3. Гариза бирүче гражданның гаилә составы турындагы документлары күчермәләре (никахлашу турында таныклык, үлү турында таныклык, иренең Бөек Ватан сугышында катнашуы турында хәрби комиссариат белешмәсе)
4. Опека һәм попечительлек органнарыннан опекун билгеләү турында белешмә — юридик хокукы булмаган граждан исеменнән эш итүче опекунны исәпкә кую хакында гаризага имза куелган очракта.
5. 5 ел өчен йорт кенәгәсеннән өземтә, яшәү урыныннан белешмә
6. Техник паспорт күчермәсе (шәхси йортларга)
7. Торак урыннан файдалану хокукын раслый торган документларның күчермәләре (ордер, шартнамә, торак урын бирелү турындагы карар һәм башка документлар).
8. Шәһәрнең Техник инвентаризацияләү бюросыннан (БТИ) (ГЭС пос., Гидростроители ур., 1 (4/2/1) йорт; тел. 71-41-51) гаилә әгъзаларының даими яшәү урыны буенча милеккә хокукы булган торагының булуы (булмавы) турында белешмә
9. Пенсияне иминиятләштерү таныклыгы күчермәсе (СНИЛС)
10. ИНН күчермәсе
11. Таныклык күчермәсе
12. Инвалидлык буенча белешмә күчермәсе (булганда)