Шимбә, 19 апрель 2025 / рус тат / обычная версия

Описание:

                                                        Сыйфатны бәйсез бәяләү (НОК) 2024

2024 елның 18 һәм 19 декабрендә мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларының 2024 елда хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча җәмәгать тыңлаулары булды. Анда Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе, Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет әгъзалары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Тикшерү буенча югары нәтиҗәләр билгеләнде.


Сыйфатны бәйсез бәяләү 2024

2024 елның 14 октябреннән 16 октябренә кадәр мәгариф һәм мәдәният төркемнәре экспертлары өчен сыйфатны бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый советның практик өйрәтү семинарлары узды. Көн тәртибендә Яр Чаллы шәһәрендә мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү мәсьәләсе тора. Тикшерү шәһәр Иҗтимагый советының 2024 елга планы нигезендә гамәлгә ашырылачак. Бәйсез бәяләүне үткәрү вакыты - 2024елның 21 октябреннән 2024 елның 31 октябренә кадәр.

                                          Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча планнар мониторингы

2024 елның июлендә мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең 2023 елдагы хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү чаралары планнарының мониторингы алып барыла.


2024

2022

2023


Пятница, 31 января 2025, 10:42