«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең Х еллык ачык республика телевизион фестиваленә заявка кампаниясе бер атнага озайтылды. Гаризалар 22 сентябрьгә кадәр фестивальнең рәсми сайтында кабул ителә bzzm.ru.
ТР президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үтүче проектта катнашырга Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз да, команда зачетында да чыгыш ясый ала. Алар үз сәләтләренен «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты»номинацияләрендә күрсәтәчәкләр.
Фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, төрле өлкәләрдә һәм тармакларда эшләүче яшьләр катнаша ала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 16 сентябрь 2022, 16:59