Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ТР ДОСААФ җирле бүлекчәсе базасында 13 нче мәртәбә «Автосессия-2022» студент яшьләре арасында республика конкурсының шәһәр этабы узды. Конкурста КФУның Яр Чаллы институты, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, Л. Б. Васильев исемендәге КДМТ, политехник көллият, В.Г. Тимирясов ис КИУның Яр Чаллы филиалы һ. б. студент-автомобильчеләр катнашты. 

Конкурс ике этаптан торды: "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү" – биредә студентлар теорияне белүләрен күрсәтте һәм "Автомобильне фигуралы йөртү" буенча белемнәрен тикшерделәр. Ярышлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм «В» категориясендәге транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләрен тикшерүне үз эченә алган. Конкурсантларга «елан», параллель парковка, гаражга керү, чикләнгән киңлектә борылыш күнегү комплексын үтәргә кирәк иде. 

Ике этап нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүчеләр: 1 урын-КФУның Яр Чаллы институты; 2 урын - Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты; 3 урын - Кама дәүләт автомеханика техникумы; 4 урын- В. Д. Поташев исемендәге техник көллият.

Җомга, 16 сентябрь 2022, 14:23