Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

7-10 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында узган «Промкреатив» яшьләр форумында катнашучылар Татарстан предприятиеләре өчен сигез креатив проект эшләде. Сәнәгать дизайнында креативлыкны һәм яңа технологияләрне үстерүгә багышланган форумда Татарстан Республикасы югары уку йортларының һәм көллиятләренең 120 студенты катнашты, ә аларның остазлары Россиянең 14 төбәгеннән: Красноярск краеннан Калмык Республикасына кадәр «кванториумнар» федераль челтәренең «Промдизайн» юнәлеше педагоглары булды.

Өч көн эчендә Форумда катнашучылар «Ялтыравыклы «КАМАЗ» сәнәгать күргәзмәсе, «Агросила» холдингы өчен сувенир һәм промо-продукция, «Домкор» өчен торак комплекс территориясен төзекләндерү, Казан вертолет заводы өчен «Union комплексы» ял итү зонасы, С. П. Титов ис. Картон-кәгазь комбинаты өчен виртуаль музей уйлап таптылар һәм булдырдылар. «Нижнекамскнефтехим» өчен студентлар хезмәт биржасы, «Татнефть» музее өчен нефть каланчалары макетлары һәм «Промкреатив» форумы өчен панорамалы тур әзерләделәр.

Проектларны яклау нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде, ә экспертлар форумның төп максаты автокалада изайнерлар һәм инженерлар идеяләрен берләштерү, яңа буын дизайн-проектларын булдыру мәйданчыгы төзелүен бертавыштан билгеләп үттеләр.

Пәнҗешәмбе, 15 сентябрь 2022, 18:15