3 сентябрьдә Татарстанда «Игелекле Татарстан» иреклелек өлкәсендә ел саен үткәрелә торган республика премиясенең заявка кампаниясе ачылды. Премия конкурс форматында Татарстан Республикасы территориясендә волонтерлар эшчәнлеген тормышка ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Премиядә 6 яшьтән теләсә кайсы волонтер, ирекле оешма яки 18 номинация буенча бизнес вәкиле катнаша ала: 5 коллектив номинациясе («Бизнес», «Волонтерлык оештыручы», «Мәктәп ирекле отряды» һәм башкалар) һәм 13 индивидуаль номинация («Елның көмеш волонтеры», «Туризм өлкәсендә ел иреклесе», «Ел иреклесе», "Ел волонтеры", "Гомумроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында Ел иреклесе #МЫВМЕСТЕ һәм башкалар). Быел гаризалар җыю ДОБРО.РФ платформаларында алып барыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 сентябрь 2022, 10:17