Җомга, 11 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,42%ны тәшкил итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,52%ны тәшкил итә. Түбән Камада –  0,59%, Алабугада һәм Чистайда –  0,54%, Яшел Үзәндә – 0,45%. Әлеге мәгълүматларны «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.  

2022 ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 11,5 мең кеше төрле сораулар буенча мөрәҗәгать иткән, шуларның 5,4 меңе эш эзләү максатыннан. 4 мең кеше эшкә урнаштырылган, бу мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән гражданнар санының 74% ын тәшкил итә.

"Мәшгульлек үзәге эше актив форматка күчерелде. Без халык белән эштән азат ителү куркынычы янаганда ук эшли башлыйбыз. Нәтиҗәдә эшсез калган гражданнарның 75% эшкә урнаштырылды, 25%  мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итте", - дип хәбәр итте Татьяна Быданова.

Дүшәмбе, 18 июль 2022, 10:03