Мы в социальных сетях

Мәләкәс елгасы аша автомобиль күперен төзү белән беррәттән Гостев урамы буенча яңгыр сулары канализациясенең ике локаль чистарту корылмасы төзелә. Аларның озынлыгы - 82 метр. Чистарту корылмаларының җитештерүчәнлеге 700 литр. Яңгыр суларын җыю мәйданы -12,2 га. 

"Төзелеш эшләре елганың сул һәм уң як ярында алып барыла. Ике локаль корылманың  бәясе 194 млн сум тәшкил итә. Уң як ярда яңгыр суларын җыю мәйданы - 22 га, сул якта -15 га", – дип хәбәр итте  экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча  комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин.

2020 елда «Идел елгасын савыктыру» федераль программасы «Экология» илкүләм проекты кысаларында шәһәр территориясендә Мәләкәс елгасында локаль чистарту корылмалары төзү эшләре башкарылды. Эшләрнең бәясе 200 млн сум тәшкил итте. 

"Яр Чаллы яңгыр сулары канализациясе белән 25%ка гына тәэмин ителгән. Соңгы 50 елда мондый масштаблы проектны тормышка ашырырга берәү дә алынмады. Без бу эшкә алындык. Беренче адымнар инде үз нәтиҗәләрен бирә. Без төзегән чистарту корылмалары инде эшли. Аларның һәрберсенең бәясе 220-250 млн сум тәшкил итә. Мәләкәстә генә җиде корылма төзергә кирәк, барлыгы – 26", – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 18 июль 2022, 09:14